«Болгар–Туган тел» X төбәкара форумы рәсми рәвештә ачык дип игълан ителде!

2023 елның 14 июне, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, «Сәләт» яшьләр үзәге һәм «Сәләт» яшьләр иҗтимагый фонды ярдәме белән үткәрелә торган «Болгар–Туган тел» X төбәкара форумы рәсми рәвештә ачык дип игълан ителде!

Ачылу тантанасында кунаклар: Тимур Җәүдәт улы Сөләйманов - ТР Рәис ярдәмчесе, Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең «Беренчеләр хәрәкәте» республика бүлекчәсе җитәкчесе; Мөхәммәтов Фәргать Вәгыйз улы - Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы башлыгы; Минзалия ЗЗаһриевна Закирова - Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары; Зөлфия Хафиз кызы Сөнгатуллина - «Яңарыш» фонды башкарма директоры; Мирзагитов Рамил Хәмит улы - КФУның Г.Тукай исемендәге ИФМК ГФУ деканы.

Ачылу тантанасында шулай ук X Халыкара олимпиада кысаларында уздырылган «ЮНЕСКО–мирас сакчысы» конкурсы призерлары һәм җиңүчеләре бүләкләнде.

«Болгар–Туган тел» Төбәкара палаткалы лагере 2014 елда оештырылган һәм менә инде 10 ел дәвамында талантлы балалар һәм яшүсмерләрне җыя. Болгар шәһәре территориясендә барлыкка килгән Лагерь Россиянең 11 субъектыннан 400 сәләтле баланы берләштерә.
Быел "Болгар-Туган тел" 2023 елның 12-18 июнендә Татарстан Республикасының Спас районы Болгар шәһәрендә уздырыла.

Лагерь эше «Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү»Татарстан Республикасы дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында оештырылды.

"Болгар-Туган тел" алмашынуы үз җәен файда һәм кызыксыну белән үткәрергә теләүчеләр өчен!

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International