Яхшы хезмәтләре, һөнәри осталыклары өчен һәм Социаль хезмәткәрләр көне алдыннан Спас районы башлыгы Фәргать Мөхәммәтов "Рассвет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләрен котлады.
Социаль яклау системасын үстерүгә һәм камилләштерүгә керткән шәхси өлеше, намуслы хезмәте, үз вазыйфаи бурычларын сыйфатлы үтәгәне өчен рәхмәт хатларын социаль эш буенча белгеч Елена Малушина , социаль хезмәткәр Наталья Нефедина, Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат - йорт нянясы Наталья Корнеева, социаль яклау бүлегенең әйдәп баручы белгече Наталья Кузнецова алды.