2023 елның 30-31 маенда Чистай шәһәрендә 2010-2011 елгы яшүсмерләр арасында “Күн туп” призына футбол буенча республика Зона ярышлары узды.
Турнирда 4 команда катнашты: Яңа Чишмә, Нурлат (Факел), Болгар (Олимп) һәм Чистай.
Нәтиҗәдә, 3 очко җыеп, безнең команда 3 нче урынны, 2 нче урынны - Нурлат, 1 нче урынны – Чистай алды.
Спортчыларны котлыйбыз һәм аларга алга таба да җиңүләр телибез!