Бүген эш сәфәре белән Болгар шәһәрендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе М.Ш. Шәймиев булды.
Спас муниципаль районы башлыгы Ф.В. Мөхәммәтов һәм башка вазыйфаи затлар белән кунакханә төзелеше барышы турында фикер алыштылар, палаткалы шәһәрчектә, Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгында булдылар.