Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы 2023 елның 02 июнендә 10:00 сәгатьтән 11: 00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы Спас муниципаль районында әйләнә-тирә мохитне саклау һәм табигатьтән файдалану турындагы законнарны үтәү мәсьәләләре буенча гражданнарны видеоконференц-элемтә системасын кулланып кабул итү планлаштырылган.
Гражданнарны кабул итү Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы прокуроры Александров Денис Алексеевич тарафыннан башкарылачак.
Кабул итүгә алдан язылу Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы (8 (843) 590-24-48) телефоны буенча яки Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы җирле үзидарә органнары адресына мөрәҗәгать итү юлы белән мөмкин.