Гаилә-һәр кешенең тормышында иң кадерлесе, иң мөһиме. Гаилә-якын һәм туган кешеләр, Без яраткан, үрнәк алган, кайгырткан, игелек һәм бәхет теләгән кешеләр. Нәкъ менә гаиләдә без мәхәббәт, җаваплылык, кайгыртучанлык һәм хөрмәткә өйрәнәбез. Гаилә көненә багышланган чаралар кысаларында балалар китапханәсендә «Дустанә гаилә» курчак спектакле күрсәтелде."Кояшкай" балалар бакчасы балалары өчен балалар китапханәсе буенча экскурсия, шулай ук куяннарның дус гаиләсе белән очрашу булды - бер-береңә ничек ярдәм итәргә һәм бергәләп авырлыкларны җиңәргә кирәклеге турында әкият. Аннары, балалар әдәби викториналар һәм конкурслар биремнәрен бик яхшы үтәделәр.