Спас районы командасы өстәл теннисы буенча 3 төркемдә җиңде.
23-24 майда Мамадыш шәһәрендә Татарстан Республикасы Өстәл теннисы буенча муниципаль хезмәткәрләр Спартакиадасы тәмамланды.
Ярышларда Татарстан Республикасының 36 районы катнашты. Спас муниципаль районы ярышларда актив катнашты.
Уеннар нәтиҗәләре буенча Спас районы 3 төркемдә 1 урынны алды. Җиңүчеләр һәм призерлар кубок, медальләр һәм дипломнар белән бүләкләнделәр