2022 елда гражданлык җәмгыятен үстерүгә Татарстан Республикасы гранты акчасына «Спас районының социаль иминлеге» хәйрия фонды «Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгы» белән берлектә Болгар шәһәрендә "Гаилә" гаилә бәйрәм-фестивале проектын тормышка ашыруга әзерлек алып бара.
Әзерлек кысаларында Болгар шәһәре һәм Спас районының күп балалы гаиләләре белән очрашулар уздырылды, анда күп балалы гаиләләр конкурс мәйданчыкларын сайлап алу мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Проектта катнашучы партнерлар белән хезмәттәшлек һәм проектны финанслау турында килешүләр төзелгән. Проектны гамәлгә ашыру өчен җиһазлар, призлар, бүләкләр, товарлар һәм реквизитлар сатып алына.
Болгарда 2023 елның 8 июлендә (шимбә) Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә узачак «Гаилә» фестивалендә катнашу өчен гариза бирергә ашыгыгыз, һәркемгә күңелле һәм кызыклы булачак. Районның барлык күп балалы гаиләләрен чакырабыз.
Программа, фестивальнең торышы белән танышырга һәм заявканы 88434731327 телефоны буенча калдырырга мөмкин.