Болгар шәһәре Хакимиятендә ГТО балалар проектлары конкурсының муниципаль этабында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.
Спас муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы - Әхтәм Нурвахит улы Вәлиәхмәтов һәм Башкарма комитетның мәгариф бүлеге вәкиле-Надежда Витальевна Ергачева егетләрне hәм кызларны җиңүләре белән котладылар һәм дипломнар, шулай ук ВФСК ГТО символикасы белән истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
Конкурста катнашучыларга рәсем ясау, компьютерда анимация ясау өчен теләсә нинди программалар кулланып, эшләр булдырырга кирәк иде. Эшләрне ата-аналар һәм педагоглар ярдәменнән башка башкарырга кирәк иде.
Конкурста җиңүчеләр булдылар:
- компьютер рәсемнәре-
1 урын Камилә Вәлиева,
2 урын Тимур Фәйзулгатов,
3 урын Елизавета Наумова
- компьютер анимациясе тематикасында-1 урын Айрат Гыйматдинов, 2 урын Аделя Вәлиева
Биш җиңүче ГТО балалар проектлары конкурсының республика этабында катнашуны дәвам итәчәк. Республика этабы 17-31 майда Казан шәһәрендә узачак.