2023 елның 17 маенда Болгар шәһәрендә "Олимп" урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында "Форпост" җәмәгать тәртибен саклау отрядлары арасында зона спартакиадасы узды.
Спартакиадада Алексеевск, Әлки, Нурлат, Яңа Чишмә, Балык Бистәсе, Чистай һәм Спас районнары катнашты. Спартакиада 2 яшь категориясендә узды: 14-17 яшь һәм 17-23 яшь.
Төрләре буенча: гири этәрү, автоматны сүтү һәм җыю, аркан тарту, граната ыргыту, пневматик коралдан пуля белән ату, йөгерү, биек перекладинага тарту.
Ачылышта Спас муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр һәм спорт бүлеге башлыгы А.Н. Вәлиәхмәтов чыгыш ясады.
Спартакиада нәтиҗәләре буенча 14-17 яшь категориясендә 1 урынны Нурлат районы командасы, 2 урынны Яңа Чишмә районы һәм 3 урынны Әлки районы алды. 17-23 ел категориясендә 1 урынны Балык Бистәсе командасы, 2 урынны Чистай районы алды. Җиңүчеләр һәм призерлар дипломнар һәм медальләр белән бүләкләнделәр.