Спас районы башлыгы Ф.В. Мөхәммәтов спаслыларны радио көне белән котлады.

2023 елның 7 мае, якшәмбе

Хөрмәтле элемтәчеләр һәм Спас районы элемтә тармагы ветераннары!


Һөнәри бәйрәм - радио көне, барлык элемтә тармаклары хезмәткәрләре бәйрәме белән чын күңелдән котлаулар кабул итегез!

Бүгенге көндә оператив мәгълүмат алмашусыз, телевидение, Интернет, мобиль һәм спутник элемтәсесез тормышны күз алдына китерү авыр. Ул безгә секунд саен мөһим мәгълүмат алырга һәм вакыт белән бергә барырга мөмкинлек бирә.
Элемтәчеләр халыкның һәм җитештерү секторының сыйфатлы һәм оператив элемтәгә ихтыяҗын хәл итә. Чөнки мондый элемтә белән тәэмин итү районның социаль-икътисади үсешендә мөһим роль уйный.

Һәркемгә һөнәри эшчәнлектә уңышлар һәм иң кыю планнарны тормышка ашыруны телим!

Сезгә ныклы сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International