Бүген «Кузнечиха урта гомуми белем бирү мәктәбе» МББУ базасында «Технология дәресләрендә функциональ грамоталылыкны формалаштыру»темасына технология укытучылары семинары узды.
Семинар кысаларында технология укытучысы Надежда Васильевна төрле яшьтәге укучылар өчен “Төшке аш составын тикшерү” дигән 6 нчы класста дәрес һәм “Урман - безнең байлык” дигән класстан тыш чара үткәрде.
Выжленкова Ольга Владимировна, “Болгар шәһәренең 2нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең технология укытучысы һәм район технология укытучыларының методика бүлеге җитәкчесе сәләтле балаларны олимпиадаларга һәм “Яшь профессионаллар” конкурсына әзерләү буенча үзенең эш тәҗрибәсе белән уртаклашты.