"Чәк-чәк белән утырмалар" бәйрәме

2023 елның 4 мае, пәнҗешәмбе

2023 елның 4 маенда Милли мәдәниятләр елы кысаларында Болгар шәһәренең "Колосок" балалар бакчасында балаларның рухи мирасы, кыйммәтләре һәм милли мәдәният традицияләре нигезендә иҗади сәләтләрен үстерү максатыннан "Чәк-чәк белән утырмалар" бәйрәме узды.

Бәйрәмгә Рәмзия әбине чакырдылар. Бәйрәмдә балалар, педагоглар, әти-әниләр, кунаклар катнашты. Рус һәм татар халыкларының милли киемнәрендә «Колосок» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр кунакларны рус, татар телләрендә шигырьләр, җырлар белән сәламләделәр, милли уеннар уйнадылар, мәкальләр сөйләделәр, кунакларга милли ризыклар - коймаклары һәм татар «Чәк-чәк» тәкъдим иттеләр. Балалар “Чәк-чәк” татар ризыгы барлыкка килгәнен белделәр, шундый исемдәге бию биеделәр.

Уңай бәйрәм атмосферасында бәйрәмдә катнашучылар хис-кичерешләр белән тулды һәм башкаларны да канәгатьләндерде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International