Спас районында “Хәтер бакчасы” акциясенә старт бирелде.

2023 елның 20 апреле, пәнҗешәмбе

Спас районында “Хәтер бакчасы” акциясенә старт бирелде. Ул гадәттәгечә Җиңү көне алдыннан уздырыла. Спас урманчылыгының якындагы участогында (Подорлово күле янында), урман хуҗалыгы эшчәннәре, Спас районы башлыгы Фәргать Мөхәммәтов, администрация, прокуратура, “Спас” заказнигы хезмәткәрләре, беренче шәһәр мәктәбе яшьләре, яшьләр парламенты әгъзалары һәм башкалар 100дән артык ылыслы агач үсентеләре утырттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International