2023 елның 18 апрелендә 2023 елгы туристлык сезоны башланыр алдыннан Болгар музей-тыюлыгында 2023 елгы сезон чорында туристларны кабул итүгә музей-тыюлык территориясе һәм туристлык инфраструктурасы объектларының әзерлеге мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Комиссия шәһәребезнең музей объектларында, кунакханәләрендә һәм кафеларында булды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Сергей Евгеньевич Иванов, Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы башлыгы Фәргать Вәгыйз улы Мөхәммәтов, Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы хакимияте вәкилләре, Казан шәһәренең туристик агентлыклары вәкилләре, туризм һәм кунакчыллык өлкәсе җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты.