«Йолдызчык - 2023» балалар иҗаты конкурсы - сайлап алу туры

2023 елның 17 апреле, дүшәмбе

«Йолдызчык - 2023» балалар иҗаты конкурсы - сайлап алу туры. Спас муниципаль районының 4 балалар бакчасыннан (Полянка, Балымер, Өч күль, Приволжский авыллары) мәктәпкәчә яшьтәге балалар Полянка авылының Мәдәният йорты залында җыелдылар. Конкурс жюрисы балаларның чыгышларын өч номинация буенча карады һәм «Йолдызчык - 2023» конкурсының финалына чакырылган яшь талантларны ачыклады:

  • «Вокал» номинациясендә: Петухова Ангелина - «Приволжский поселогының балалар бакчасы» тәрбияләнүчесе, Полянка авылы балалар бакчасы ансамбле: Пензина Элина, Остудин Тимофей, Григорьев Арсений.
  • «Сәнгать сүзе» номинациясендә: Никифорова Ксения, «Балымер авылы балалар бакчасы» тәрбияләнүчесе.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International