"Россия-минем тарихым"V регионара фәнни - гамәли конференциясе

2023 елның 14 апреле, җомга

"Бураков урта белем бирү мәктәбе" МББУ укучылары Баринова Варвара һәм Кадыйрова Виктория Россиядә педагог һәм остаз елына һәм Татарстан Республикасында милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышланган "Россия-минем тарихым" V төбәкара фәнни-гамәли конференциясендә катнаштылар («Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәге (адресы буенча: Казан шәһәре, Оренбург тракты ур., 8).

Баринова Варвара "Туган авыл геройлары" фәнни-тикшеренү эшен тәкъдим итте һәм өченче урын алды.

Кадыйрова Виктория жюрига "Туган авылы буйлап туристик маршрут" темасына проект тәкъдим итте һәм икенче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.

Жюри вәкилләре укучыларның аудитория алдында чыгыш ясый белүен һәм фәнни эшләр эчтәлеген тирәнтен белүләрен билгеләп үттеләр. Конференцияне оештыручылар укучыларның фәнни-тикшеренү эшчәнлеген формалаштыруда ярдәм иткән һәм мондый чараларда катнашу мөмкинлеге биргән өчен район администрациясенә рәхмәт белдерделәр. Шулай ук кызларга тикшеренү эшчәнлеген дәвам итәргә һәм киләчәктә булачак конференцияләрдә катнашырга киңәш иткәннәр.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International