Спас районында татар телендәге исемнәрдәге һәм язулардагы хаталарны ачыклауга юнәлдерелгән конкурс игълан ителә.
Җиңүчеләр дипломнар белән бүләкләнәчәк.
Конкурс киң җәмәгатьчелекнең игътибарын татар телендәге исемнәрдәге һәм язулардагы хаталарны ачыклау һәм төзәтү, топографик билгеләр, юл күрсәткечләре һәм торак йортлар аншлаглары мәсьәләләренә җәлеп итүгә һәм яшьләр арасында халыкларның туган телләрен саклау һәм куллану максатын популярлаштыруга, Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның милли мәдәнияте элементларын куллануга юнәлдерелгән.
Спас районы халкы, югарыда телгә алынган хаталарны ачыклаган очракта, "Халык контроле" системасына мөрәҗәгать җибәрә ала. Моның өчен дәүләт хезмәтләре порталында теркәлергә яки "Халык контроле" мобиль кушымтасыннан файдаланырга кирәк.
Спас районында яшәүчеләр, әгәр югарыда әйтелгән хаталарны тапсалар, «Халык контроле» системасына мөрәҗәгать итә алалар. Моның өчен дәүләт хезмәтләре порталында теркәлергә яки «Халык контроле»мобиль кушымтасыннан Файдаланырга кирәк.
Җиңүчеләр 5 номинациядә билгеләнәчәк: «Иң актив кулланучылар», «Татарстан Республикасы Югары һәм урта махсус уку йортларында укучылар арасында иң актив кулланучылар», «Республикада җитештерелә торган продукцияне (товарларны) иң креатив рәсмиләштерү, Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның милли мәдәнияте элементлары белән Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан учреждениеләрне һәм оешмаларны рәсмиләштерү», «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре арасында конкурсны иң яхшы оештыру» һәм «Иң кызыксынган җитәкче» .1 ноябрьгә кадәр катнашырга мөмкин.