Хөрмәтле җитәкчеләр, шәхси эшмәкәрләр, Спас районы халкы!
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының «Агротуризм» грантын алуга һәм Татарстан Республикасы территориясендә авыл туризмы объектларын үстерүгә гаризаларын сыйфатлы әзерләү максатларында «Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге» ДБУ 2023 елның 11 апреленнән 12 апреленә кадәр «Агротуризм мәктәбе» белем бирү программасын үткәрә. Катнашуга фермер хуҗалыклары (ШЭ, авыл хуҗалыгы кооперативлары һ.б.) вәкилләре чакырыла, алар авыл туризмы юнәлеше буенча эшчәнлек алып баручылар яисә алып барырга планлаштыралар.
Катнашу өчен 10 апрельгә кадәр (12:00 сәг.) түбәндәге сылтама буенча теркәлү узарга кирәк: https://clck.ru/33tJzP. Урыннар саны чикләнгән. Командировка чыгымнары Казан шәһәренә һәм киресенчә - җибәрелә торган як хисабына, туклану һәм яшәү - кабул итүче хисабына.