«Әкиятләр әйлән-бәйлән йөртә» әдәби уены - шундый исем астындагы чара «Чишәкәй» балалар бакчасы балалары өчен балалар китапханәсендә, 2 апрель көнне, Х.К.Андерсенның туган көнендә билгеләп үтелә торган Халыкара балалар китабы көне кысасында узды. Уен мавыктыргыч сәяхәт рәвешендә узды - балалар әкиятләрнең төрле төрләре турында белделәр, табышмакларга җаваплар таптылар, интерактив викторина сорауларына җавап бирделәр, конкурсларында катнаштылар. Шулай ук безнең яшь укучыларыбыз өчен «Әкият иле» китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде.