2023 елның 1 апреленнән 1 июньгә кадәр Бөтендөнья хезмәтне саклау көненә багышланган чаралар үткәрү турында.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2023 елның 22 мартындагы 711-р номерлы боерыгы нигезендә , җәмәгатьчелек игътибарын хезмәтне саклау, җитештерүдә һәм һөнәри авыруларда бәхетсезлек очракларын булдырмау, шулай ук хезмәт культурасын эшчәнлекнең барлык өлкәләренә алга этәрү мәсьәләләренә җәлеп итү максатыннан, 2023 елның 1 апреленнән 1 июненә кадәр Бөтендөнья хезмәтне саклау көненә багышланган чаралар уздыру турында игълан ителде. Район предприятиеләренә һәм оешмаларына Бөтендөнья хезмәтне саклау көненә багышланган чараларны, шул исәптән хезмәткәрләрне эшләрне куркынычсыз башкару алымнарына өйрәтүне оештыру, хезмәтне саклау өлкәсендә хокук бозуларны профилактикалау һәм хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын үтәү мәсьәләләре буенча форумнар үткәрү, хезмәтне саклау көннәрен гамәлгә ашыруда актив катнашырга тәкъдим итәбез.
Спас районында хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык буенча Координация советы.