2023 елның 31 мартында Казан шәһәренең Киров районы В.А.Григорьев исемендәге аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче 81 нче Рус-татар урта гомуми белем бирү мәктәбендә Каюм Насыйри исемендәге төбәкара яшүсмерләр фәнни-тикшеренү укулары узды. Читтән торып уку этабы нәтиҗәләре буенча, тикшеренү эшен яклау өчен соңгы этапка «Буктрейлер-мәктәптә әдәбият әсәрләрен укуга мотивацияне арттыру ысулы буларак» (рус теле һәм әдәбияты укытучысы С. Н.Хәмитова) темасына эш белән Өчкүль урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10 сыйныфын укытучы Савинова Дарья чакырылды. Каюм Насыйри исемендәге төбәк-ара яшүсмерләр фәнни-тикшеренү укулары нәтиҗәләре буенча, Савинова Дарья 1 дәрәҗә диплом һәм уку өчен бүләк сертификаты алды.