“Дулкын” бассейны бинасында “Хезмәткә һәм оборонага әзер” Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы нормативларын уңышлы үтәгән йөзү буенча секциядән балаларны бүләкләү тантанасы узды.
Алтын, көмеш һәм бронза билгеләр һәм таныклыкларны 1,2,3 һәм 4 дәрәҗә ГТО 18 малай һәм кыз алды.
Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Әхтәм Нурвахитович Вәлиәхмәтович мактау билгеләрен шәхсән үзе тапшырды һәм аларны ирешелгән уңышлары белән котлады, нык сәламәтлек, спортта һәм укуда уңышлар теләде.