Бүген Казанда КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты базасында педагог һәм остаз елына багышланган "Укытучы булу-шәп!" I республика слеты узды. Спас районы педагогик сыйныф укучылары Минхәтипова Алина, Кадыйрова Виктория, Климанова Юлия һәм мәгариф бүлеге методисты Наумова Мария Александровна слет эшендә катнаштылар.
Слет программасы кызыклы һәм бай иде.
Программа чаралары:
- "Педагогик сыйныфлар: Кичә, бүген, иртәгә" ачык коммуникацияләр мәйданчыгы
- Укучылар өчен "Иҗади педагогика"мәйданчыгы
- Педагоглар өчен "Киләчәк образында һөнәри берләшмә" мәйданчыгы.