«Олимп» спорт мәктәбе»нең Спас районы ГТО ВФСК тест үзәгендә инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затлар арасында ГТО нормативлары кабул ителде.
ГТО ВФСК нормативлары буенча сынаулар (тестлар) үтәүгә түбәндәге дисциплиналар сайланды:
- идәндә туры аяклы хәлдә утырган килеш, алга таба авышып:
-ике аягы белән этеп, урыннан озынлыкка сикерү.
-идәндә яткан килеш иелү һәм кулларын сыгылдыру.
-тәнне аркада ятып күтәрү
-теннис тупын максатка ыргыту, дистанция 6 м.
-югары перекладинада эленеп торудан тарту..
ГТО нормаларын тапшыру уңай эмоциональ дәрәҗәдә узды, барысы да бик тырыштылар , борчылдылар, бер-берсенә ярдәм иттеләр һәм ирешкән уңышларына шатландылар.
Барлык катнашучыларга да дипломнар һәм татлы призлар тапшырылды.
ГТО нормаларын тапшыру нәтиҗәләре ГТОның шәхси кабинетларына кертеләчәк.