Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе Бердәм салым счеты буенча вебинарлар үткәрү турында хәбәр итә.

2023 елның 27 марты, дүшәмбе

Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе Бердәм салым счеты буенча вебинарлар үткәрү турында хәбәр итә. Чаралар идарә хезмәткәрләре катнашында үткәрелә.

2023 елның 28 мартында 10.00 сәгатьтә «НДФЛ һәм иминият взнослары буенча хәбәр итү, тапшыру вакыты һәм тутыру тәртибе»темасына вебинар узачак.

Спикер: Гузяль Арикова, 3 нче камераль контроль бүлеге башлыгы.

Вебинар программасы:

1. 2023 елдан салым түләүләрен түләүнең яңа тәртибе.

2. НДФЛ буенча хәбәр итүне тутыру тәртибе һәм тапшыру вакыты.

3. Иминият взнослары буенча хәбәрнамәне тутыру тәртибе һәм тапшыру вакыты.

4. Сорауларга җаваплар.

2023 елның 30 мартында 10.00 сәгатьтә вебинар "Бердәм салым счеты кертелүгә бәйле рәвештә барлыкка килә торган сорауларга җаваплар" темасына узачак. Спикерлар: Элина Лекомцева, бурычларны җайга салу бүлеге башлыгы; Эльмира Хәмидуллина, юридик затларның салым түләү бүлеге башлыгы, Валентина Бубнова, №2 камераль контроль бүлеге башлыгы; Гузяль Арикова, 3 нче камераль контроль бүлеге башлыгы.

Вебинар программасы:

Бердәм салым счеты институты кертелү белән бәйле салым түләүчеләрдә барлыкка килгән типовой мәсьәләләрне карау.
Килгән сорауларга җаваплар.

Вебинарлар бушлай. Анда теләгән һәркем катнаша ала.

Вебинарга тоташу өчен сылтама 28 март 2023 https://w.sbis.ru/webinar/a8e8e308-1954-476a-a975-23d66ee875a4.

Вебинарга тоташу өчен сылтама 30 март 2023 https://w.sbis.ru/webinar/38799508-676b-4c86-8e12-19b4d12cc5b2.

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International