Бүген Спас районында "Вертолет" утравында һәм Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгында җәйге чорда республика профильле сменаларын оештыру һәм үткәрү буенча эшлекле киңәшмә узды. Киңәшмәдә район башлыгы Ф.В.Мөхәммәтов, ТР яшьләр министры урынбасары Сабирова Айгөл Азат кызы, районның күзәтчелек органнары вәкилләре, профильле сменаларны оештыру буенча республика оешмалары вәкилләре катнашты.