Хөрмәтле җитәкчеләр, шәхси эшмәкәрләр!
Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль сатып алуларында республика товар җитештерүчеләренең өлешен арттыру максатында, «ТР Сатып алуларны үстерү үзәге» АҖ кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларын укытуның гамәли юнәлешле программасын әзерләде.
Бушлай укыту вебинарлары 2023 елның 24 мартында һәм 07 апрелендә узачак.
Вебинар циклы программасы:
2023 елның 24 мартында Мәскәү вакыты белән 14:00 сәгатьтә.
Вебинарга сылтама: https://zakupki.tatar/vebinar/besplatnyj-vebinar-na-temu-elektronnye-torgi-prostymi-slovami/
2023 елның 07 апрелендә мәскәү вакыты белән 14:00 сәгатьтә.
Вебинарга сылтама: https://zakupki.tatar/vebinar/besplatnyj-vebinar-na-temu-elektronnye-torgi-prostymi-slovami-2-0/
Кем өчен: дәүләт сатып алуларында катнашырга теләгән кече һәм урта бизнес вәкилләре.
Вебинарлар спикеры: Магданов Илнар Илдар улы - «ТР сатып алуларны үстерү үзәге» АҖнең сатып алу эшчәнлеген озата бару бүлеге җитәкчесе урынбасары.
Вебинарның бәясе: бушлай.