8 Март алдыннан Спас муниципаль районы балалар бакчаларында сөйкемле хатын-кызларга - кадерле әниләргә һәм әбиләргә багышланган чаралар узды. Бу кызык, матур, язгы кебек җылы һәм күңелле иде!
Бәйрәм барышында балалар чын артистлар булдылар, үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәттеләр, әниләренә һәм әбиләренә бик күп игътибар, мәхәббәт һәм наз бүләк иттеләр.