«Социаль ятимлек һәм гаилә иминлеге»нең «кайнар линия» телефоны

2023 елның 6 марты, дүшәмбе

"Кайнар линия" телефоны буенча белгечләргә хәбәр итәргә мөмкин:

- ата-ана хокукларыннан мәхрүм итү, хокуктан файдалануга сәләтсез яисә хәбәрсез югалган дип тану нәтиҗәсендә ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларның проблемалары турында;

- фактта бала тәрбияләү буенча үз вазыйфаларын үтәмәгән ата-анасы булган балаларның проблемалары турында;

- гаилә әгъзаларының тормышына һәм сәламәтлегенә куркыныч янаучы хәлләр турында.
«Кайнар линия» телефоннары: (843) 236-00-71.
Консультация вакыты: 10.00 дән 14.00 гә кадәр.
Гражданнарга консультация бирәчәкләр:

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил,
ТР Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын – кыз депутатлар берләшмәсе вәкилләре,
ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы,
ТР Прокуратурасы,
ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы,
ТР сәламәтлек саклау министрлыгы,

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы,
Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясе,
Федераль суд приставлары хезмәтенең ТР буенча Баш идарәсе.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International