"Спас районының социаль иминлеге" хәйрия фонды ТР ДБУ "Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгы" белән берлектә 2022 елда гражданлык җәмгыятен үстерүгә Татарстан Республикасы грантларын бирү конкурсы грантын кулланып, "Җиде мин" гаилә бәйрәме-фестивале проектын тормышка ашыруга әзерләнә башлады.
27 февральдә проект командасының оештыру җыелышы булды, анда план төзелде, проектны тормышка ашыру өчен комплекслы чаралар каралды һәм билгеләнде.
Болгар шәһәрендә "Җиде Мин" гаилә бәйрәме-фестивале проекты гаилә һәм гаилә кыйммәтләре институтын ныгытуга һәм балалы гаиләләр өчен уртак ял оештыру форматында җәмгыятьтә гаилә ролен күтәрүгә юнәлтелгән.