Бүген Полянка урта мәктәбендә «Бизнес һәм программалы эшләнмәләрдә анализ» темасы буенча саннар дәресе узды. Дәрес бизнес һәм программа эшләнмәләрендә анализга багышланган иде.
Дәресне информатика укытучысы Мошков Евгений Михайлович үткәрде. Дәрестә «Мәгълүмат анализы кайда кулланыла? Программаларны эшләгәндә һәм бизнесны үстергәндә ни өчен аналитика кирәк? Метрика нәрсә ул һәм алар ничек эшлиләр? Аналитиклар нинди кораллар кулланалар?». 9-11 сыйныф укучылары конкрет тормыш мисалларында мәгълүмат анализы һәм аналитика кораллары белән таныштылар. Тренажерда балалар мәгълүматларга анализ ясау һәм аның нигезендә карарлар кабул итү тәҗрибәсен алдылар.