«Фән һәм тормыш» район фәнни-гамәли конференциясе

2023 елның 27 феврале, дүшәмбе

2023елның 27 февралендә Спас муниципаль районының «Балалар иҗаты йорты» балаларга өстәмә белем бирү МБОУ базасында «Фән һәм тормыш» район фәнни-гамәли конференциясе узды.

Фәнни-гамәли конференциядә Бураково урта мәктәбе, «1 нче Болгар урта мәктәбе», «2 нче Болгар урта мәктәбе», «Иске Рәҗәп урта мәктәбе», «Ким урта мәктәбе», «Никольский урта мәктәбе», «Өч күль урта мәктәбе», «Кузнечиха төп гомуми белем бирү мәктәбе» укучылары катнашты. Конференциядә катнашучылар биология, география, физика информатика юнәлешләре буенча унике эш тәкъдим иттеләр.

 Биология бүлеге.
3 урын Сәмигуллина Әлфия, Иске Рәҗәп урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы. "Хомо футурис-киләчәк кешесе» тикшеренү эше, җитәкчесе Нургаязов Сәрим Газиз улы.


География бүлеге.

1 урын - Каштанов Арсений, Кузнечиха төп гомуми белем бирү мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы . "Кече ватан Топонимикасы" тикшеренү эше, җитәкчесе Якимова Татьяна Сергеевна.

2 урын- Шамаева Арина, Ким урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы. «Мәктәпнең демографик портреты» тикшеренү эше, җитәкчесе Крашенинникова Нина Владимировна.
3 урын - Нугаев Нияз, Иске Рәҗәп урта мәктәбенең 5 сыйныф укучысы. «Һава торышын күзәтү» тикшеренү эше, җитәкчесе Мөхәммәтҗанова Фәния Дамир кызы.

Физика бүлеге.
1 урын -Терентьев Кирилл, 2нче Болгар урта мәктәбенең 8а сыйныф укучысы. «Һаваның дымлылыгы һәм аның кеше тормышына йогынтысы» тикшеренү эше, җитәкчесе Четанова Эльвира Марсовна.

2 урын - Матвеев Артем, 2нче Болгар урта мәктәбенең 7б сыйныф укучысы. «Безнең арада гади механизмнар» тикшеренү эше, җитәкчесе Четанова Эльвира Марсовна.

3 урын - Федорова Валерия, Никольский урта мәктәбенең 7 сыйныф укучысы. «Гади суның гаҗәеп үзлекләре» тикшеренү эше, җитәкчесе Авдонина Валентина Петровна.

Информатика бүлеге.
1 урын -Садретдинов Айнур, Бураково урта мәктәбенең 7 сыйныф укучысы. "Компьютер компонентлары. Кайсысы яхшырак?"җитәкчесе Садретдинова Нурзилә Габдуллаҗалевна.

2 урын Степанов Александр, Никольск урта мәктәбенең 8 сыйныф укучысы. «Интерактив китаплар булдыру» тикшеренү эше, җитәкчесе Синицина Марина Геннадьевна.

Конференциядә катнашучылар мәгариф бүлегенең грамоталары һәм сертификатлары белән бүләкләнделәр.

 

 

 

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International