Шәһәрнең үзәк мәйданында халык күңел ачулары узды.
Билгеләнгән вакытка мәйданда шәһәр халкы һәм кунаклар күп җыелды. Алар монда кышны үткәрү һәм язны каршы алу өчен килделәр.
Биредә үк мәйданда теләге булган һәркем хуш исле коймак һәм кайнар чәй белән сыйланды.
Өлкәннәр дә, балалар да әйлән-бәйлән йөрделәр, артистларга җырладылар, бәйрәмнең иң яшь катнашучылары район мәдәният йорты хезмәткәрләре әзерләгән төрле уеннар һәм халык уеннары уйнадылар.
Шау – шулы уеннар яратып өлгергән артистларыбыз - «Хуторок» балалар казак ансамбле, ветераннар хоры, «Болгар таңнары», «Волжские зори» һәм «Любо» ансамбльләре чыгышлары белән чиратлашып барды.
Тамашачылар аларга ошаган җырларны җырладылар, көчле алкышлар белән аларның иҗаты һәм таланты өчен рәхмәт белдерделәр.