Болгар шәһәрендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйрәм концерты узды.
Спас районы башлыгы Фәргать Мөхәммәтов җыелучыларны җылы сәламләде, барысына да сәламәтлек, баш өстендә тыныч күк йөзе теләде.
Бәйрәм концертында район мәдәният йорты артистлары катнашты. Алар башкаруында лирик һәм патриотик җырлар яңгырады, әмма концерт программасының төп темасы, әлбәттә, Россиягә карата мәхәббәт турындагы җырлар иде. Тамашачыларны Татьяна Аристова, Ольга Соловьева, Евгений Кременсков, Дарья Орлова, Руслан Холмирзоев, Варвара Лисюк һәм башкалар сөендерде.