"Алиш эзләре буенча" фәнни-гамәли конференция

2023 елның 22 феврале, чәршәмбе

Иске Рәҗәп урта мәктәбе укучысы Фәйзиев Таһир һәм Көек авылындагы Бураково урта мәктәбе филиалы укучысы Садретдинов Рияз Казан шәһәрендә «Абдулла Алиш исемендәге 20 нче Гимназия»сендә узган «Алиш эзләре буенча» фәнни-гамәли конференциянең икенче турында катнаштылар.

Чыгыш нәтиҗәләре буенча ике укучы да 3 урынны алды. Фәйзиев Таһир «Поэзия бакчасында» номинациясендә (җитәкчесе – Фәйзиева Гөлназ Мөнир кызы), ә Садретдинов Рияз «Укучыларның фәнни эшләре» номинациясендә (җитәкчесе – Казаков Айдар Гарун улы). Җиңү белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International