2023 елның 19 февралендә Үзәк паркта балалар иҗаты йорты педагоглары «Аҗаган-2023» хәрби - патриотик уенын үткәрделәр. Анда шәһәр мәктәпләре командалары катнашты. Ярышлар башланыр алдыннан балаларны Спас муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм буенча башлыгы Вәлиәхмәтов А. Н., «Балалар иҗаты йорты» МББУ директоры Тихонова З. К. сәламләделәр. Алар ярышларда катнашучыларга уңышлар теләделәр.
Ярышларның барлык этап йомгаклары буенча командалар грамоталар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр. Уенда катнашучылар барысы да ярышлардан саф һавада шатлык һәм күңел күтәренкелеге алды.