17 февраль – Бөек балалар шагыйре Агни Львовна Бартоның туган көне. «Колосок» балалар бакчасының урта төркемендә тәрбияләнүчеләр өчен «Агния Барто китаплары буенча шигъри карусель»дигән чара уздырылды. Балалар Агния Львовна Барто иҗаты буенча кызыклы сәяхәт кылдылар, «Уенчыклар» җыентыгындагы танылган язучының шигырьләрен яттан укыдылар, үзләренең артистлык осталыкларын күрсәттеләр. «Югалган уенчык», «Ялгыш хата» уеннарында катнаштылар. Әлеге чарага «Агния Бартоның игелек поэзиясе» китап күргәзмәсе оештырылды. Агния Барто әсәрләре балаларда якыннары турында ярату һәм кайгыртучанлык тәрбияли, мәрхәмәтлек һәм Игелек өчен балаларның йөрәкләрен ачып сала, аның иҗатына мәхәббәт үсеп килүче буынга бөек рус әдәбиятын яратырга ярдәм итәчәк.