Спас муниципаль районы Яшь гвардиясенең җирле бүлеге "Рассвет" халыкка социаль хезмәт күрсәтүнең комплекслы үзәге белән берлектә Махсус хәрби операция зонасында урнашкан Хәрби хезмәткәрләр өчен гуманитар ярдәм тупладылар.
Гуманитар ярдәмгә "Кайтырга вәгъдә итәм!" проекты кысаларында йорт вареньесы кергән.
- Махсус хәрби операция зонасында булган кешеләргә ярдәм итү безнең өчен зур дәрәҗә һәм горурлык. Хәзер безнең барыбызга да мөмкин кадәр күбрәк Ватаныбызны саклаучыларга ярдәм итәргә кирәк», - дип уртаклашты Спас җирле бүлекчәсе җитәкчесе Анастасия Павликова.