Оборона оешмасының 96 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар көненә багышланган районның гомуми белем оешмалары арасында ядрә белән ату буенча ярышлар узды.
Ярышларда 6 команда катнашты: Болгар шәһәренең 1нче номерлы гомуми урта белем бирү мәктәбе, Болгар шәһәренең 2нче номерлы гомуми урта белем бирү мәктәбе, Спас тармак технологияләре техникумы, Антоновска урта мәктәбе, Полянска урта мәктәбе, “Карпов исемендәге Болгар кадет интернат-мәктәбе” ДБМУ.
Ярышлар йомгаклары буенча:
1 урынны Спас тармак технологияләре техникумы, 2 урынны - Полнка урта мәктәбе, 3 урынны Болгар шәһәренең 1нче номерлы гомуми урта белем бирү мәктәбе алды. Ярышларда җиңүчеләр кубок, медальләр һәм дипломнар белән бүләкләнделәр, ә призерлар медальләр һәм дипломнар белән бүләкләнделәр.