Район мәдәният йортында Спас районы Советының 2022 елда районның социаль-икътисадый үсешенә йомгак ясау һәм 2023 елга бурычлар кую буенча хисап утырышы булды.

2023 елның 15 феврале, чәршәмбе

Район мәдәният йортында Спас районы Советының 2022 елда районның социаль-икътисадый үсешенә йомгак ясау һәм 2023 елга бурычлар кую буенча хисап утырышы булды.

Йомгаклау утырышында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, Спас районы башлыгы Фәргать Мөхәммәтов, Спас районы Советы депутатлары, Совет аппаратының, Башкарма комитетның җаваплы хезмәткәрләре, предприятие, оешма, учреждение җитәкчеләре катнашты.

Мәдәният йорты фойесында предприятие һәм оешма товарлары, авыл хуҗалыгы продукциясе күргәзмәсе әзерләнгән иде, утырыш башланыр алдыннан сессиядә катнашучылар игътибар белән таныштылар.

Район башлыгы Фәргать Мөхәммәтов Спас районының 2022 елдагы социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2023 елга бурычлар турында хисап доклады белән чыгыш ясады.

Фикер алышуларда Антоновка авыл җирлеге башлыгы Владимир Фролов, Спас район үзәк хастаханәсе баш табибы Роман Әхмәтҗанов, Болгар музей-тыюлыгы директоры Рамил Җиһаншин чыгыш ясады. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бәя бирде һәм районның икътисади үсеше буенча үз тәкъдимнәрен әйтте.

Соңыннан республика бүләкләре тапшырылды.

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International