Спас муниципаль районы Советы каршындагы Яшьләр парламенты командасы, Спас муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре бүлеге ярдәме белән, бүген Мамадыш шәһәрендә "SANNYFEST" Бөтенроссия фестивалендә актив катнашты.
Фестивальдә Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең 48 командасы катнашты. Катнашучылар таудан төшкән "Спас чабатасы" креатив чаналарын тәкъдим иттеләр.