Спас районында Татарстан чаңгы юлы-2023 чаңгы ярышлары буенча массакүләм ярышлар узды.
Стартка төрле яшьтәге 392 катнашучы чыкты. Иң кечесенә 5 яшь, иң олысына 82 яшь. Аларга истәлекле кубоклар тапшырылды. Үз яшь категорияләрендә җиңүчеләр дипломнар, медальләр, ярышлар символикасы төшерелгән спорт башлыклары белән бүләкләнде.