2023 елның 8 февраленнән 11 февраленә кадәр Татарстан Республикасы Теләче авылында Россиянең Атказанган тренерлары Сәхабетдинов Мягас Мөбәрәкшип улы һәм Шәйхетдинов Әсхәт Шәйхетдин улы истәлегенә билбау көрәше буенча Бөтенроссия ярышлары узды.
Әлеге турнир Россиянең 15 төбәгеннән һәм якын чит илләрдән 150 гә якын спортчы җыйды. Ачылу парады вакытында спортчыларны һәм аларның тренерларын остазларны хөрмәтләделәр. 2022 елда спорт казанышлары өчен Рәхмәт хаты һәм акчалата бүләк белән «ОЛИМП» спорт мәктәбе» МБУ тренеры Сәгыйров Ришатны - “Татарстан Республикасында спорт казанышлары һәм билбау көрәшен үстерүдә зур өлеш керткәне өчен” бүләкләнделәр. Бүләкләүне ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Билбау көрәше федерациясе президенты М.Г. Әхмәтов һәм ТР Билбау көрәше федерациясе башкарма директоры Х.С. Хәбибуллин үткәрде.
Бу ярышта Спас районыннан 5 спортчы катнашты. Ирекле стильдә 100 кг га кадәр авырлык категориясендә Ришат Сәгыйров өченче урынны яулады, кклассик стильдә өченче урынны - Сәгыйров Ришат шәкерте Ислам академиясе студенты Булатханов Магомедхаб 68 кг авырлык категориясендә алды. Спортчыларны котлыйбыз һәм алдагы ярышларда уңышлар телибез.