Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2022 елның 19 гыйнварындагы 29 номерлы Карарын үтәү максатыннан Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы (алга таба – министрлык) 2023 елда яшьләр сәясәте өлкәсендә социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыруга физик затларга Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр рәвешендә грантлар бирү буенча Конкурс (алга таба – Конкурс) гамәлгә ашыра. Конкурсның максаты-проектларга ярдәм итү, яшьләрне Татарстан Республикасының социаль һәм икътисадый тормышында актив катнашуга җәлеп итү, яшь гражданнарның тормыш сыйфатын күтәрү өчен шартлар тудыру.
Конкурста Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче 18-35 яшьлек яшьләр катнаша ала. Конкурсның гомуми фонды -7 млн сум. Конкурста җиңүчеләр яшьләр сәясәте өлкәсендәге проектны гамәлгә ашыруга 300 мең сумга кадәр грант рәвешендә ярдәм алачак. Конкурс 14 номинация буенча үткәрелә (исемлек бирелә). Конкурска гаризалар 2023 елның 2 мартына кадәр «Минем субсидияләр» мәгълүмат системасы аша кабул ителә
(https://subsidiya.tatarstan.ru/landing).