4 февраль көнне Спас район хастаханәсендә "Ак халатлы фәрештәләр" акциясе кысаларында ачык ишекләр көне узды.

2023 елның 6 феврале, дүшәмбе

Бүген районның өлкән сыйныф укучылары өчен Республика клиник хастаханәсенең Дәүләт сәламәтлек саклау учреждениесе филиалында "Ак халатлы фәрештәләр" акциясе кысаларында Ачык ишекләр көне уздырылды. Укучылар алдында Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Савинов Евгений Викторович, район үзәк хастаханәсенең баш табибы Әхмәтҗанов Роман Марс улы һәм Казан дәүләт медицина университетының бишенче курс студенты Виктория Курсина чыгыш ясадылар.  Алар медицина хезмәткәренең игелекле һөнәре, безнең хастаханә эше, Университетка керү шартлары турында сөйләделәр. Балалар өчен шулай ук район үзәк хастаханәсенә экскурсия оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International