Балалар китапханәсендә Сталинград сугышына багышланган китап күргәзмәсе оештырылды

2023 елның 2 феврале, пәнҗешәмбе

2 февральдә Россиядә ел саен билгеләп үтелә – Сталинград сугышында совет гаскәрләренең немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итү көне (1943 ел).

Бу датага балалар китапханәсендә Сталинград сугышына багышланган китап күргәзмәсе куелды. Ул балаларны шушы сугыш тарихы белән таныштырды, тигезсез сугышта халкыбызның җиңүе, Ватаныбыз өчен гомерләрен биргән сугышчыларның сугышларда күпме һәлак булуы турында сөйләде. Күргәзмәдә Сталинград сугышы турында документаль әдәбият, шулай ук К. Симоновның «Көннәр һәм төннәр», «Тере һәм үлгәннәр», Ю. Бондаревның «Кайнар кар», «Батальоннар ут сорый» һ. б. әсәрләре күрсәтелә.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International