2023 елның 6 февралендә 10.00 сәгатьтә Спас муниципаль районы Башкарма комитетының утырышлар залында Советның чираттагы утырышы була.
1. Татарстан Республикасы муниципаль районы Советының 2021 елның 27 сентябрендәге 12-1 номерлы карары белән расланган Татарстан Республикасы "Спас муниципаль районы" муниципаль берәмлегендә бюджет корылышы һәм бюджет процессы турындагы Нигезләмәгә үзгәрешләр кертү хакында (2022 елның 25 апрелендәге 19-2 номерлы үзгәрешләр белән);
2. Татарстан Республикасы Спас муниципаль районының «Болгар шәһәре» һәм «Приволжский авыл җирлеге» муниципаль берәмлекләре чикләрен үзгәртү буенча инициатива күрсәтү турында;
3. Татарстан Республикасы Спас муниципаль районының Иҗтимагый советы турындагы нигезләмәне раслау хакында;
4. Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы Советының 2021 елның 27 сентябрендәге 12-4 номерлы карары белән расланган Татарстан Республикасы Спас муниципаль районында муниципаль хезмәт турында Нигезләмәгә үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү хакында;
5. 2023 елда Татарстан Республикасы Спас муниципаль районында муниципаль хезмәт вазыйфаларын биләү турында;
6. Төрлесе.