Болгар музей-тыюлыгы территориясендә Россия яшьләр гранты акчаларына гамәлгә ашырыла торган «Кышкы уеннар-Болгар батырлары» спорт-тарихи фестиваленә актив әзерлек бара.
Җентекле смета нигезендә инвентарь, спорт җиһазлары, ярышларда җиңүчеләргә призлар сатып алынды. Проект командасы һәм музей-тыюлык хезмәткәрләре спорт мәйданчыкларын әзерләү һәм бизәү буенча төрле чаралар уздыралар.
2023 елның 4 февралендә узачак фестивальдә Спас районында гына түгел, Татарстанның һәм Ульяновск өлкәсенең күрше районнарында яшәүче 200 дән артык егет һәм кыз катнашыр дип көтелә.