2023 елның 23 гыйнварыннан 26 гыйнварына кадәр Идел буе физик культура һәм спорт академиясе базасында тарихта республика олимпиадасы узды.
Тарих буенча республика олимпиадасында 2 нче Болгар урта мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Севастьянов Степан призлы булды. Степанны 2 нче Болгар урта мәктәбенең тарих укытучысы Черкасова Елена Анатольевна әзерләде.
Степанны һәм Елена Анатольевнаны котлыйбыз һәм алга таба да җиңүләр телибез!